Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
28
август, 2020 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева бишенче һәм алтынчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Руза Галимова янында булды. Ветеранны 95 яшь тулган көне  белән котлап, ул аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән чәчәк букеты һәм истәлек бүләге тапшырды.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Ульяновскида РФ ИФО субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 59 нчы утырышы узды, аның барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә стратегик планлаштыруны норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе буенча фикер алышуда катнашты.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Иҗтимагый берләшмәләр белән иңгә-иң торып эшләү “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлегенә җәмгыятьтә килеп туган теге яки бу ихтыяҗны тизрәк күреп, аны кичемәстән хәл кылу мөмкинлеге бирә. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанда республиканың коммерциясез оешмалары (НКО) һәм партия тарафдарлары белән очрашуда шулай дип белдерде.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров катнашты.

РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына татарстанлыларны якынлашып килүче Республика көне белән котлап телеграмма килде.


22
август, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанда "Балалар илне рәсемгә төшерә" республика телевизион бәйгесе җиңүчеләрен атадылар. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 12 мәктәп укучысы җиңде. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Кадерле ватандашлар! 22 августта күпмилләтле илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Сезне әлеге истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйм.


21
август, 2020 ел
җомга

21 августта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлегенең төбәк башкарма комитетында муниципаль советларга депутатлар сайлауга кандидатлар булып чыккан хатын-кызлар өчен укыту семинары узды. Укуларны "Мэрхэмет-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре уздырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Баулы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында булды. Баулыда ул укытучыларның район конференциясендә катнашты, ә Бөгелмәдә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасында катнашучыларны  сәламләде.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда эшсезлек кимиячәк һәм ел нәтиҗәләре буенча 46 меңгә якын эшсез кеше калачак дигән фараз ясады. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышындагы чыгышында сөйләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International