Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында булды, анда ул муниципалитетның социаль-икътисадый хәле белән танышты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта булды, анда ипподром стадионын ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты.
4 сентябрьдә Лениногорскида Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Анда депутатлар республикада идарәче компанияләр эшчәнлеген лицензияләү һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген бөтен ил буенча "Бердәм Россия" партиясенең "Җиңү диктанты" патриотик акциясе узды, ул быел хәтер һәм дан елына багышланган төп акцияләр исемлегенә кертелде. Татарстанда 80нән артык мәйданчык билгеләнде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган акцияда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов һәм Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы, РФ Президентының Мәгълүмати һәм документлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Серегин катнашты.
Бүген Казан ратушасында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашында “Архивларның цифрлы трансформациясе” федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет утырышы булды. Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районында булды. Парламент җитәкчесе капиталь ремонттан соң ачылган 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды, җирлек башлыклары белән очрашты, шулай ук нефть музеен карады.
1 сентябрьдә, Дәүләт Советы депутатлары, үзләренең сайлау округларындагы мәгариф оешмаларында булып, укучыларны һәм укытучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котладылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда булды, Белем көне уңаеннан кайбер мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда катнашты, шулай ук «Татэнерго» АҖнең Чаллы ТЭЦында хезмәт коллективы белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Алабуга районында булды, анда ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Алабуга автомобиль заводы хезмәт коллективы белән очрашуда катнашты, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты, шулай ук Университет мәктәбендә булды.