Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары вәкиләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин катнаштылар.
16 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә булды. Ул “Бердәм Россия” Генераль Советы президиумы утырышында катнашты, анда 2020 елның бердәм тавыш бирү көненә йомгак ясалды. Ул шулай ук партия Генераль советы Секретаре Андрей Турчак белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Шул ук көнне парламентның унөченче утырышы узачак, анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарлары кандидатурасын килештерү планлаштырыла. Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган "Игелек кыл" хәйрия акциясенең өченче этабы башланды. Аның кысаларында гомумбелем бирү учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырылды. Тантаналы чара видеоэлемтә режимында 25 муниципаль берәмлектә узды. Проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Бүген "Бердәм Россия"дә партия Рәисе Дмитрий Медведев катнашында видеоэлемтә режимында бердәм тавыш бирү көненә башлангыч нәтиҗәләр ясалды. “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсе Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларның ничек узуы һәм тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде.
13 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлауда катнашты. Тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина белән бергә, алар Казанның Вахитов районындагы 116 лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогында тавыш бирделәр.
Бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Өйләнәм.tat» спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм тормыш иптәше бар иде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның социаль-икътисади хәле белән танышу өчен Әгерҗе районында булды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов республиканың якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Лотфулла Шәфигуллин, Камил Нугаев, Алсу Нәбиева һәм Таһир Һадиев катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистайда булды, анда ул районның социаль-икътисадый хәле белән танышты.