Казанда «Төркиләр алтыны» » V Бөтенроссия төрки яшьләр форумы уза, анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат катнаша. Бүген ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында форумда катнашучылар ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов белән очрашты.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы 24 сентябрьдә көндезге 12 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Шулай итеп, бу көнне Дәүләт Советының ике утырышы узачак - 10.00 сәгатьтә ундүртенче утырыш кысаларында Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юлламаны игълан итәчәк (утырыш С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак), 12.00 сәгатьтә парламентның утырышлар залында унбишенче утырыш ачылачак.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Валерий Газзаев белән эшлекле очрашу үткәрде. Газзаев Казанга «Төркиләр алтыны» яшьләр форумында катнашу өчен килде.
Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аларның кандидатураларын Дәүләт Советы утырышында депутатлар раслады.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Алексей Песошинны Татарстан Премьер-министры вазыйфасына расланды. Аның кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Премьер-министрын раслау һәм кандидатураларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары итеп билгеләп кую турындагы мәсьәләләрне карадылар. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.
Бүген 14 сәгатьтә парламентның утырышлар залында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш, Законлылык һәм хокук тәртибе буенча, Социаль сәясәт буенча комитетларның уртак утырышы узды, анда депутатлар Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына расларга тәкъдим иттеләр. Премьер-министр кандидатурасын раслау турындагы ахыргы карар Дәүләт Советының унөченче утырышында кабул ителәчәк.
Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды.
Бүген “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге конференциясе узды. Җыелышта Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар. Анда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы – Казан шәһәр Думасы Рәисе вазыйфасына кандидатура сайлау мәсьәләсе каралды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.