Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
28
март, 2025 ел
җомга

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның сигезенче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракциянең эш планын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга илнең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләреннән һәм төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары рәисләреннән котлау телеграммалары килә.

Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XX съезды узды. Республика җитәкчелеге исеменнән республиканың иң зур иҗат интеллигенциясе берләшмәсе әгъзаларын  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 30 ел тула. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарына һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында соңгы өч дистә ел эчендә Татарстанның йөзен билгеләгән мөһим законнар, аларның ничек язылуы һәм ни өчен бүген бөтен дөньяда парламентарийларның роле сизелерлек артуы турында сөйләде.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Югары Советы Рәисе (1990 елның апреле - 1991 елның июне) Минтимер Шәймиев республика парламенты депутатларын, ветераннарны, барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлый.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламент депутатларын һәм ветераннарын, республика халкын әһәмиятле вакыйга – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлегенә  30 ел тулу уңаеннан  котлый.


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар узды. «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» темасына семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының пленар утырышы узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елдагы эше турында хисап тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча докладны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тәкъдим итте. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International