Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының пленар утырышы узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елдагы эше турында хисап тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча докладны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тәкъдим итте. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин республика парламенты депутатларын һәм барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлый.


25
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген республика Дәүләт Советында паспортлар тапшыру тантанасы булды. Яшь гражданнарга төп документны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тапшырды.  «Мин – Россия гражданы» проекты кысаларында узган әлеге чара «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казан бүлеге тәкъдиме белән үткәрелде.

РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко республика парламентының барлык чакырылыш депутатларын, аппарат хезмәткәрләрен, барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлый.


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында узган семинар-киңәшмәдә КПРФтан сайланган республика парламенты Дәүләт Советы депутатларының җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары коммунист-депутатлары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә сүз шулай ук КПРФтан сайланган депутатларның закон чыгару активлыгын арттыру, башкарма хакимият органнары һәм башка фракцияләр һәм партияләр вәкилләре белән уртак эшне көчәйтү зарурлыгы турында барды. КПРФ фракциясе оештырган чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда Татарстан Республикасы белән Пенза өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән парламентара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре каралды.

2025 елның мартында республика җәмәгатьчелеге Татарстанның яңа тарихында республиканың сәяси тормышында тулы бер этапны – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. 30 ел элек, 1995 елның 30 мартында, Татарстан АССР Верховный Советының (1938 – 1995 еллар, ә аңа кадәр 1920 – 1938 елларда Татарстан АССР Эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлары советларының Үзәк Башкарма комитеты) хокукый варисы булган беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы була.


22
март, 2025 ел
шимбә

Бүген Казанда, Казан ипподромы каршындагы мәйданчыкта, төрки һәм иран халыкларында Яңа ел башлануын һәм язгы көн белән төн тигезлеген символлаштырган «Нәүрүз» республика бәйрәме узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Җирле үзидарәне халыкка иң якын хакимият дип атыйлар, чөнки коммуналь хезмәтләрнең һәм җәмәгать киңлекләренең төзекләндерү, эшләү мәсьәләләре нәкъ менә шушы дәрәҗәдә хәл ителә. Март аенда кабул ителгән «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы законның Дәүләт Думасында көчле бәхәсләр тудыруы гаҗәп түгел. Татарстан Дәүләтга Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламентская газета» шундый фикер белән уртаклашты.


21
март, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты һәм укучыларга батырлык дәресләре үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International