Яңалыклар

23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы кысаларында, "Төрлесеннән" бүлегендә депутат Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операцияне хуплап белдерү ясады.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңладылар, аны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде, аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Документ "белем бирү хезмәте" төшенчәсен юкка чыгара, "озайтылган көн"гә бердәм таләпләр кертә һәм педагоглардан документларны рәсмиләштерү буенча артык йөкләнешне төшерә

Парламентарийлар тарафыннан берьюлы өч укылышта Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, аны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаган үсмерләргә энергетик эчемлекләр һәм зажигалкалар сатуны тыю турындагы мәсьәлә буенча фикер алышты.

 

Бүген республика парламенты утырышында "Фәнни шәһәрчек" территориясен Биектау муниципаль районы составыннан Казан шәһәре территориясе чигенә күчерүне күздә тоткан республика законы кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Закон проекты сайлаулар һәм референдумнар уздырганда дистанцион электрон тавыш бирүне куллану тәртибен билгели.

Бүген салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында республика Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Депутатлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы мәсьәләне карадылар һәм Татарстан Республикасы белән Марий Эл Республикасы арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турындагы килешүне раслау хакында килешүне расладылар. Мәгълүматны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде. Закон проекты агымдагы ел нәтиҗәләре буенча керемнәрне 50,1 млрд. сумга арттыруны күздә тота һәм бюджетның чыгым өлешенә беренче чираттагы юнәлешләргә 22,5 млрд. сум кертә.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International