Парламентарийлар "2022 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында"закон проектын карады. Фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим иткән документ беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.
Алексей Угаров «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Мондый карар парламент депутатлары тарафыннан кабул ителде.
«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика законы аның аерым нигезләмәләрен төгәлләштерү максатларында эшләнгән.
Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектын карадылар.
Бүген ТР Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында депутатлар ТР Дәүләт Советы депутатлары Юрий Камалтынов, Лилия Маврина һәм Альберт Хәбибуллин тарафыннан парламентка кертелгән «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» ТР законы проектын карадылар. Закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин тарафыннан тәкъдим ителгән "2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" закон проекты кабул ителде. Профильле комитетның уңай нәтиҗәсе белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин таныштырды.
Бүген парламент утырышында Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның торышы һәм барышы турында мәгълүмат белән ТР Яшьләр министры Ринат Садыйков чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать судьялыкка кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы ачылды.