Бүген Дәүләт Советында уналтынчы утырыш кысаларында депутатлар Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Владислав Виниченко чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар рейтинглы тавыш бирү юлы белән республика Иҗтимагый палатасының Дәүләт Советы тарафыннан сайлана торган 20 әгъзасын расладылар.
Депутатларга 2026 елга Дәүләт Советының закон проекты эшенең якынча планын әзерләү барышы турында мәгълүматны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов җиткерде.
Бүген Конституция советы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов закон Татарстан Республикасы Конституция советы эшчәнлеген камилләштерү, аның вәкаләтләре өлкәсен киңәйтү максатларында эшләнгәнлеген билгеләп үтте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында инвестиция эшчәнлеге турында республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә законнар базасын камилләштерүгә юнәлдерелгән, бигрәк тә дәүләт ярдәме чаралары өлешендә.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың берничә суд участогына җәмәгать судьялары сайланды. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде, документ якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә имзалауга җибәреләчәк.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды. Президиум утырышта карау өчен 10 мәсьәлә тәкъдим итә, шул исәптән 5 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.