Яңалыклар

11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген алтынчы чакырылыш парламентының илле бишенче, йомгаклау утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясады.

Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов парламентның илле бишенче утырышы кысаларында депутатлар игътибарына 2019 елның сентябреннән 2024 елның июненә кадәрге чорда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында алтынчы чакырылыш «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшенә йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева чыгыш ясады.

Бүген парламент утырышында Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе турында нигезләмә кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәтләрне көчләп таккан  өчен административ җәза билгели.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2023 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының еллык доклады тәкъдим ителде. Мәгълүматны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ирештерде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмаларның мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем ителде. Документ күп фатирлы йортларның техник торышын һәм бу өлкәдә башкарма хакимият органнарының вәкаләтләрен тикшерү мәсьәләләрен регламентташтыра.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының эш чорын, арттырып әйтмичә, үзенчәлекле дип атарга мөмкин.  Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентарийларга мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышында белдерде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International