Яңалыклар

20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 16 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм аның законлы мәнфәгатьләрен яклауның аерым чаралары турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ баланы бала табудан баш тартуны пропагандалаучы мәгълүматтан яклау мәсьәләләренә кагыла һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

Тэги: җиденче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында өч укылышта инвестиция эшчәнлеге турында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде.

Тэги: җиденче утырыш

Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Нәҗип Хаҗипов тарафыннан эшләнгән һәм парламентка кертелгән ««Татарстан Республикасы Җир кодексының 281 статьясына үзгәрешләр кертү турында» республика законы проекты бүген парламент утырышында беренче укылышта кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Рәисенә имза салуга җибәрелде.

Тэги: җиденче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2024 елда татарстанлыларның хокукларын яклау эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең доклады, законнар таләбе нигезендә, парламентарийлар тарафыннан ел саен тыңлана.

Тэги: җиденче утырыш

Инвестицияле салым кредиты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон бүген беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Россия Бюджет кодексы нигезендә республика законнарын тәңгәлләштерү максатларында эшләнгән.

Тэги: җиденче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Өстенлек-2030» проекты кысаларында «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2024 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап тыңланды.

Тэги: җиденче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов 2024 елда полиция эшчәнлеге турында хисап мәгълүматын тәкъдим итте.

Тэги: җиденче утырыш

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International