Бүген Минскида, Беларусь парламентының югары палатасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе әгъзаларының Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова белән очрашуы узды. Дәүләт Советы депутатлары Минск өлкәсендә ике көнлек эш сәфәрендә.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары Лилия Маврина һәм Альберт Хәбибуллин Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән очраштылар. Очрашу Минскида Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Минск өлкәсенә рәсми визиты кысаларында узды.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар почта хезмәтләрен цифрлаштыру проблемалары һәм перспективалары турында контроль мәсьәләне карадылар. Утырышны комитет җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин алып барды.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының 2023 елда үтәлеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елның I кварталына планнар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында республика закон проектын карады.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Минск өлкәсендә эш сәфәрендә. Визит кысаларында бүген Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин һәм Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашулар узды. Моннан тыш, Татарстан парламентарийлары дөньяның алдынгы ун машина төзелеше концерны исемлегенә кергән иң эре предприятие –"БелАЗ" заводында булдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясе рәсми визит белән Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) килде. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Минск аэропортында Татарстан депутатларын Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая, шулай ук Беларусь Республикасында Россия Федерациясе илчелегенең дипломатик корпусы вәкилләре каршы алды.
Бүген Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы узды, анда 2023 елда башкарган эшләргә йомгак ясалды һәм алдагы чорга план расланды. Моннан тыш, яшь парламентарийлар берничә Федераль законга, шул исәптән яшьләр сәясәте турында законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне тикшерделәр. Республиканың Яшьләр парламенты әгъзаларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
“Киләчәкне сайлыйбыз!” дип аталган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5-17 февраль көннәрендә узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак. Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2024кә старт бирелде. Парламент дәресләрен оештыруда һәм уздыруда актив катнашучы педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен буржуйка-мичләр ясаучы волонтер Фәрит Гыйльфанов белән очрашты һәм аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Республика парламентында узган очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин һәм Камил Нугаев катнашты.
Бүген Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулуга багышланган масштаблы чаралар уза. 1944 елның 27 гыйнварында герой-шәһәрнең 872 көнлек камалышына нокта куела. Ленинград Җиңүенең юбилее көненә багышланган истәлекле чараларда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.