Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республиканың керемнәре 30,3 млрд.сумга, чыгым өлеше 47 млрд. сумга арттырылды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2023 елда республика Хисап палатасы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Доклад белән ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында алтынчы чакырылыш парламенты эшчәнлеге чорында КПРФ фракциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында парламентарийларга ТР Министрлар Кабинетының Яшьләр хәле һәм республика территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турындагы доклады тәкъдим ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советында парламентның илле дүртенче утырышы кысаларында "Язылу бүләк ит" хәйрия акциясе оештырылды. Депутатлар 2024 елның икенче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета һәм журналларга язылдылар.
Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган иде.