Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
июнь, 2024 ел
шимбә

Бүген Дәүләт Советында «Парламент-2030» бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурсның финалистлары –  35 студент һәм мәгариф оешмалары укучылары, барлыгы 1,4 меңнән артык закон чыгару инициативасы кертелде.


7
июнь, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләре кысаларында фермерлар һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләре белән очраштылар, «Татарстан Геройлары балалары» күргәзмәсен ачуда катнаштылар.

Бүген Казанда, Н.И. Фешин исемендәге сәнгать училищесында «Балалар илне сурәтли» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республиканың төрле районнарыннан 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 16 укучы лауреат булды. Конкурста җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре турында закон кабул ителде. Документ республика законнары нормаларын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.

Чит ил агентлары республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына сайлауларда катнаша алмаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары республиканың аерым закон актларына тиешле үзгәрешләр керттеләр. Закон проектының максаты – ТР Сайлау кодексын федераль законнарга туры китерү. Моннан тыш, депутатлар бертавыштан депутат статусы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын хупладылар.

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законның аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында закон кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев керткән һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән өч закон проектын карадылар.

Бүген "Хөкүмәт сәгате" кысаларында мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы мәсьәләләре каралды. «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавы чаралары турында»  ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар милкенә салым турында республика законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International