Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Республикасы Парламенты – Халык Җыены спикеры Лаша Ашуба белән очрашты. Очрашуда Россия – Абхазия хезмәттәшлеге кысаларында парламентлар арасындагы элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр.

Бүген Казанда, «Адымнар» полилингваль комплексында, Евразия интеграциясенең юбилей, бишенче Казан халыкара конгрессының пленар утырышы узды, аның эшендә РФ ФС Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, фәнни һәм эксперт берләшмәсе, чит илләрнең Казандагы дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнаша. Татарстан җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде


12
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә «Сыйныф очрашулары» проекты катнашучылары белән аралашты. Чара Россия көненә багышланды. Очрашуда республиканың төрле районнарыннан яшьләр катнашты.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия көне белән котлау юллаган.

Бүген «Шаян ТВ» телеканалы студиясендә «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Рәисе” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте.


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Казан Кремлендә «ПолитЗавод-2024» республика иҗтимагый-сәяси проекты башланды. Сайлау алу туры нәтиҗәләре буенча 75 кеше финалга чыкты. Алар Дәүләт Советы депуптатларын сайлау барышында ситуация үзәгендә эшләячәк, ә җиңүчеләр Дәүләт Думасында стажировка узачак. Проектта катнашучыларны депутатлар корпусы, республика бердәмроссиялеләре исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүген Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Киләчәкне формалаштыру» дигән халыкара мәгариф министрлары форумы ачылды, анда йөздән артык чит ил вәкиле, шул исәптән гомуми һәм югары белем министрлары катнаша. Татарстан җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


9
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Бүген Алабуга шәһәр ипподромы татар халкының Сабантуй бәйрәмен үткәрү мәйданчыгына әверелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм Хөкүмәт исеменнән сәламләде. Алабуга Сабантуенда шулай ук РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова, Айдар Метшин һәм Рөстәм Кәлимуллин, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да кунак булды.


8
июнь, 2024 ел
шимбә

Бүген Әтнә районында Сабан туе – халкыбызның язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдергән милли бәйрәме узды. Республика җитәкчелеге исеменнән авыл халкын һәм майдан кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу атнада Сабантуй Татарстанның барлык авыл һәм район үзәкләрендә уза.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International