Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы ачылды.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы

Бүген парламентның чираттагы утырышы алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Руслан Нигъмәтуллинга республика парламенты депутаты таныклыгын тапшырды. Ул Чаллы шәһәренең 20 нче Электротехник сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда сайланды.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы

Депутатлар Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтен үстерү бурычларын билгеләделәр, партиянең төбәк бүлекчәсе сәяси советы Президиумы һәм ТРда "Бердәм Россия"нең  ярдәм фонды эше буенча хисап тоттылар һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегына йомгак ясадылар.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар депутатлар төркеменең 2023 елның II кварталындагы эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышының көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда, «Ливадия-Татарстан» шифаханәсе территориясендә, «Россия көче» Бөтенроссия спорт марафонын гамәлгә ашыру кысаларында комплекс хезмәткәрләре һәм ял итүчеләр өчен спорт  һәм сулыш алу гимнастикасы узды. Марафонда катнашучыларны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сәламләде.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

6 июньдә Казанда РФ ФС Дәүләт Думасының мәдәният комитетының күчмә утырышы узды, анда депутатлар Россиядә региональ аспектны исәпкә алып этномәдәни төрлелекне саклап калу өчен хокукый һәм оештыру нигезләрен булдыру мәсьәләләрен карадылар. Аның эшендә Дәүләт Думасы депутатларыннан тыш РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчеләре Айрат Зарипов һәм Людмила Рыбакова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Бүген бөтен республика буенча рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Казанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Шигърият көне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы концерт белән дәвам итте.

Партиянең Генераль советы Секретаре, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак хәбәр иткәнчә, "Бердәм Россия" дән төбәккә беренче 40 тонна азык-төлек, балалар ризыгы, беренче кирәк-ярак әйберләр һәм көнкүреш химиясе китерелгән.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы 2022 ел йомгаклары буенча Россия төбәк парламентларының ачыклык рейтингында беренче урында тора. Мәгълүматлар төбәк закон чыгару органнарының Бөтенроссия бәйсез тикшеренүе барышында алынган, анда Россия Федерациясенең 85 төбәге өйрәнелгән.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International