Бүген Казанда күптелле укыту мохите белән дәүләти-хосусый партнерлык форматында гамәлгә ашырылган республикада беренче ачылган полилингваль белем бирү учреждениесе “Бала-Сити”ның ун еллыгына багышланган тантаналы чара узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны, укучыларны һәм ата-аналарны истәлекле вакыйга белән котлады.
Бүген Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрендәге балалар өчен быел беренче хәйрия Чыршы бәйрәме булды. Бәйрәм "Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсе депутатлары инициативасы белән уздырылды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаковка Казахстан Республикасының Бәйсезлек көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы 23 декабрьдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 8 мәсьәлә, шул исәптән 4 республика законы проектын, ике федераль закон проектын һәм Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасын карауны планлаштыра.
Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт мәсьәләләре бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында каралды. Аны комитет рәисе Александр Тыгин үткәрде.
Бүген Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышы узды, аны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, экспертлар җәмгыяте вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда этномәдәни берләшмәләрнең роле турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) галим һәм попечительләр советларының әлеге уку йортының 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышы узды. Альма-матерның юбилее белән ветераннарны, профессорлар-укытучылар составын, югары уку йортын тәмамлаучыларны һәм студентларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар 2023 елга закон проекты эше планын, шулай ук ТР Дәүләт Советының РФ субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек итү планын карады.
Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын кабул итте. Документны ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тәкъдим итте.
Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 44 статьясына үзгәреш кертү хакында федераль закон проектын Россия парламентының түбән палатасына кертү турында закон чыгару инициативасын җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде.