Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
сентябрь, 2022 ел
җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының яңа сайланган депутатлары Рима Мөхәммәдшинага һәм Дмитрий Анисимовка депутат таныклыклары һәм значоклар тапшырды.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Белорусь Премьер-министры Роман Головченко «Татарстан-Беларусь» эшлекле форумын ачтылар. Ул эшкуарлык өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне активлаштырырга тиеш. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Казанга Премьер-министр Роман Головченко җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе рәсми визит белән килде. Беларусь вәкилләре Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм инновацион потенциалы белән таныша. Беларусь Республикасы Премьер-министрын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөри.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эшлекле сәфәрдә.

Бүген Яшел Үзән муниципаль районында "Васильевский" шифаханәсендә ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең "Мәрхәмәт-Милосердие" күчмә утырышы булды. Анда парламентарийлар хатын-кызлар өчен дистанцион эш режимын куллану, аларга куркынычсыз эш шартларын тәэмин итү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


17
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Казанда «Нечкәбил-2022» республика бәйгесе кысаларында Татарстан гаиләләренең «Гаиләнең мәдәни коды» дип аталган фестивале узды. Лауреатларны һәм конкурсның күпсанлы кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика муниципалитетларында булдылар, анда мөһим социаль объектлар ачуда катнаштылар, иҗади проектларга йомгак ясадылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Казанда "Игелек.Конференция-2022" дигән форум эшли башлады. Россиянең 80нән артык төбәгеннән килгән волонтерлар оешмалары вәкилләрен Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның  В.И. Качалов исемендәге академия рус Зур драма театрында чираттагы, 232 нче сезон ачылды. Яңа сезонның беренче спектакле Н.В. Гогольнең «Ревизор» комедиясе булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза ханым белән спектакль карады, актерлар белән аралашты һәм театр труппасын истәлекле вакыйга белән котлады.

Дәүләт Советы депутатлары көзге сессиянең тәүге утырышына 23 сентябрьдә җыела. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул иттеләр. Депутатлар 28 мәсьәлә, шул исәптән 19 республика законы проектын, 2 федераль закон проектын һәм Россия субъектлары закон чыгару органнарының 2 мөрәҗәгатен карап тикшерергә ниятли.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International