Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

12 сентябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда профильле комитетка кергән мәсьәләләр һәм закон проектлары каралды. Утырыш эшендә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров катнашты.

2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.

Шәһәр электр транспортын капиталь төзекләндерү программасы булдырырга, билетсыз йөрүчеләргә штраф күләмен йөз тапкыр арттырып, 300 сумнан 3600 сумга җиткерергә. «Метроэлектротранс»та Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты белән комитет каршындагы Экспертлар советы уртак күчмә утырышында шундый тәкъдимнәр булды.

11 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Рима Мөхәммәдшина һәм Дмитрий Анисимов республика парламенты депутатлары итеп сайланды.

Депутатлар гуманитар миссия белән Донбасс төбәкләренә баруларын дәвам итәләр. Узган атнада Луганскида РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм «Яшь гвардия» волонтерлары булдылар.


10
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Казахстан Республикасында, Абай өлкәсенең башкаласы Семей шәһәрендә булды, анда беренче Халыкара Иртыш буе Сабантуе узды.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сәйдәш исемендәге дәүләт Зур концертлар залында Финанс хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Казанда, Россия Юстиция министрлыгы оештырылуга 220 ел тулуга багышлап, министрлыкның Татарстан буенча идарәсенең тантаналы җыелышы узды. Бәйрәм уңаеннан идарә коллективын һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев белән очрашты. Алар регионнар арасында перспектив хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм парламентара элемтәләрне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышты.


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Ратушасында XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды, ул Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә һәм «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза. Кунакларны һәм кинофорумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International