Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

7 сентябрьдә Буа муниципаль районында Татарстан халыклары телләренең бүгенге торышы мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов үткәрде.


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында  балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерларының һәм җитәкчеләренең "XXI гасыр лидеры" 20нче Бөтенроссия конкурсының финалы старт алды. Быел конкурс “Большая перемена” Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы кысасында уза. Бәйгедә катнашучыларны һәм оештыручыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

ТР Дәүләт Советы депутатлары гуманитар миссия белән Донбасска баруларын дәвам итә.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда ТР Габдулла Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинга истәлекле такта ачтылар. Аны Толстой урамында шагыйрь 2000-2020 елларда яшәгән йорт фасадында урнаштырдылар. Такта ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Дәүләт Советы депутатлары, шагыйрьнең туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашты


3
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе узды. Татарстанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган акциядә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Әлмәттә "Иске Әлмәт" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «ЛУКОЙЛ» компаниясенең директорлар советы рәисе Равил Маганов белән хушлашу мәрәсиме узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенә кушылды, үз сайлау округларында Белем көне уңаеннан мәктәп линейкаларында катнаштылар, татарстанлыларны Республика көне белән котладылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр. 


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, яңа уку елының беренче көнендә, Чаллыда яңа заманча мәктәп - "62нче мәгариф үзәге" ачылды. Автоград тарихында иң зур мәктәпне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан җитәкчелегенә Республика көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Геннадий Семигин белән очрашты. Геннадий Семигин Татарстанга Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының IX форумында катнашу өчен килгән.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International