Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән очрашты.

Бүген Иннополис шәһәрендә Россия IX милли массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) форумы узды. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде


26
август, 2022 ел
җомга

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә – 60 ел. Бу уңайдан Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда зур тантана узды. Предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим районында «Бердәм Россия» партиясе көне узды. Белгеч-табиблар халыкны кабул итте, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, районда интернет-сәүдәне үстерү мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»ләр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һөнәр үзенчәлекләренә өйрәтүгә багышланган семинар үткәрелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район партия активы белән очрашуда чарага йомгак ясады.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга танышу визиты белән килгән Луганск Халык Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ЛХР Халык Советы Рәисе урынбасары Андрей Сопельник, парламентның бюджет-финанс, инвестиция һәм салым сәясәте, икътисад, сәүдә һәм тышкы элемтәләр, кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Алексей Белецкий һәм комитет әгъзасы Зинаида Надён катнашты.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның 5нче Республика форумының пленар утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин "Зенит - Казан" волейбол клубы җитәкчелегенә һәм спортчыларына 2022 елгы Бөтенроссия Спартакиадасында җиңү яулау уңаеннан котлау телеграммасы юллады. “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчыларыннан торган Татарстан җыелма командасы ышанычлы рәвештә турнирның төркем стадиясен узды һәм финалда Санкт-Петербург җыелма командасын җиңде.

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.


20
август, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстанның нефть башкаласында «Әлмәтнефть»нең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Идарә ветераннарын һәм хезмәткәрләрен республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


19
август, 2022 ел
җомга

18 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Лаеш муниципаль районында булды. Татар Янтыгы авылында ул "Редькин" крестьян-фермер хуҗалыгының балык үрчетү бүлекчәсе белән танышты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International