Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы Президиумы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Бүген КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Казанның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент башлыгы педагогларга һәм ата-аналарга лицей укучыларын укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар теләде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Социаль ипотека программасында катнашучылар 1 июльдән торак бәясенең бер өлешен каплау өчен янә ана капиталыннан файдалану мөмкинлеге ала. Россия Хөкүмәтенең “Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләренең 11 пунктына үзгәрешләр кертү турында” 22 июнь, 2022 ел карары моңа кадәрге чикләүләрне алды. Татарстан Дәүләт Советы әлеге документны тәкъдим итүчеләрнең берсе булды.
Яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итү эше системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “ТНВ” депутатлар төркеме белән “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте югары советының уртак утырышында шулай дип белдерде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук узган сайлау кампанияләре чорында үз сайлау округларында кергән гражданнар наказларын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар республика муниципалитетларында тормышка ашырыла торган социаль проектларда катнашты.
Бүген Санкт-Петербург янындагы Энколово авылында Сабантуй милли бәйрәме узды. Бәйрәм мәйданы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән, Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән уннарча мең кунак җыйды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТР Дәүләт Советы депутаты, берничә чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин белән хушлашу тантанасы узды. Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озатырга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.
Бүген Әлки районы Хузангай авыл клубы-музее бинасында Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылына үзгәртү турында ачык тыңлаулар узды. Тыңлауларны Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты оештырды.
Бүген Чабаксарда (Чувашия Республикасы) «Эчке туризм эрасы: инфраструктура, мастер-планнар, икътисад» темасына түгәрәк өстәл узды. Утырышта Дәүләт Думасының профильле комитетлары депутатлары, Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре башлыклары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. ТР Дәүләт Советыннан "түгәрәк өстәл" утырышында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.