Бүген Татарстанның нефть башкаласында «Әлмәтнефть»нең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Идарә ветераннарын һәм хезмәткәрләрен республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
18 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Лаеш муниципаль районында булды. Татар Янтыгы авылында ул "Редькин" крестьян-фермер хуҗалыгының балык үрчетү бүлекчәсе белән танышты.
Бүген "Зөя калкулыклары" тау чаңгысы комплексында "Авторетроклуб-21" республика иҗтимагый оешмасы үткәрә торган традицион Халыкара тарихи техника фестивале ачылды. Унбишенче тапкыр үткәрелгән фестиваль кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе, клуб президенты Фәрит Мөхәммәтшин элеккеге автомобильләренең ретро-раллиена старт бирде
Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре төркеме Казанның Мирный бистәсе зиратында булды һәм Роберт Миңнуллин каберенә чәчәкләр салды.
Бүген Казанда, Кремль янында, «Чайка-ГАЗ» Бөтенроссия Хөкүмәт автомобильләре слеты кысаларында Муса Җәлил һәйкәле янында «Чайка» ретроавтомобильләренең уннан артык төре тәкъдим ителде. Чараның инициаторы һәм оештыручысы – «Чайка» автомобильләре хуҗаларының Гомумроссия клубы белән берлектә «Авторетроклуб-21».
Бүген Казанда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте комитетының һәм Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб берләштерелгән утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Бүген Казанда «Хакимият, җәмгыять, бизнес - коррупциягә каршы» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Россиянең 17 төбәгеннән фәнни, эксперт һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашты. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Бүген Казан олимпия резервы училищесында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган волейбол фестивале узды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм оештыручыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, "ТНВ" Югары советы рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Абдулино шәһәрендә (Оренбург өлкәсе) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Җирле үзидарә буенча һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комитетының берләштерелгән күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар җирле үзидарәне оештыруның бер дәрәҗәле системасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Дәүләт Советында язгы сессия төгәлләнде. Сессиянең соңгы утырышыннан соң парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясе үткәрде. Анда Дәүләт Советының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды.