Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова “Югары икътисад мәктәбе” тикшеренү университеты вәкилләре белән очрашты. Яклар дини белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе 2022 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары әһелләре белән Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов һәм депутат Фадбир Сафин очрашты.
2019 елда Татарстан депутатлары халыктан сорау-наказлар җыя башлаган иде. Әлеге эш әле дә дәвам итә. Пандемия вакытында интернет аша күрешсәләр, хәзер инде халык белән күзгә-күз карап сөйләшергә дә мөмкин. Бу хакта «Бердәм Россия» фракциясенең ярты елда эшләгән эшләренә йомгак ясаганда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов сөйләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга рәсми делегация составында килгән Абхазия Республикасы Халык Җыелышы (парламенты) рәисе Лаша Ашуба белән очрашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россия-Абхазия стратегик партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләрне үстерүгә ышаныч белдерде. Парламентарийлар шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү, аның яңа формаларын эзләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Төрекмәнстанның Милли Генгеша Халык Маслахаты (парламенты) рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсенең һәм муниципаль район советларының хатын-кыз депутатлар берләшмәләренең уртак утырышы булды. Анда Дәүләт Советы депутатларының һәм республика муниципаль берәмлекләре советларының үзара хезмәттәшлеге турында килешүләр имзаланды. Моннан тыш, депутатлар республика иҗтимагый оешмаларының «күп балалы гаилә» төшенчәсен киңәйтү турындагы тәкъдиме буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова катнашты.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз өченче, язгы сессиянең йомгаклау утырышы, 14 июльдә була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 19 мәсьәлә, шул исәптән 3 республика законы проектын, 6 федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнары мөрәҗәгатьләрен карауны планлаштыра.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентның Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга авылда яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләү билгеләү турында мөрәҗәгать каралды. Утырышта депутатлар шулай ук республикада демографик вәзгыять турында мәгълүмат тыңладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда депутатлар торак пунктлар һәм географик объектларның исемнәрен язуны тәртипкә салу белән бәйле берничә мәсьәләне карады, шулай ук комитетның 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясады.
Бүген Казан компрессор машина төзелеше заводында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында икътисадның җитештерү секторында цифрлы технологияләр кертү һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Моннан тыш, парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре импортны алыштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар.