Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2026-2028 елларга Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары турында фикер алыштылар. Республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, парламент депутатлары, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары катнашты.
Казанда «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе проекты кысаларында чираттагы «Әкият терапиясе» сеансы узды. Кечкенә пациентлар өчен Корней Чуковскийның «Доктор Айболит» әсәрен Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова укыды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Чаллыда эш сәфәрендә булды. Анда автошәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә төзекләндерелгән 54 нче гимназияне карады, уку процессы белән танышты, педагоглар һәм укучылар, милли көрәш белән шөгыльләнүче гимназист-спортчылар белән аралашты. Моннан тыш, Марат Әхмәтов быел капиталь ремонттан соң ачылган «Орион» яшьләр үзәгендә булды.
Бүген Дәүләт Советында «Батырлар. Герои Татарстана» республика мәгариф проектында катнашучылар өчен «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасы» модуленың чираттагы дәресе узды. Әлеге программаны узучы махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Казанның Яңа Савин районы «Адымнар» полилингваль мәктәбе укучылары булды. Укучылар һәм педагоглар белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин очрашты.
Росгвардиянең Идел буе округындагы «Барс» махсус билгеләнештәге отрядның шәхси составына Жуков ордены тапшырылды. Тантаналы чара хәрби часть бинасында узды. Тантанада статс-секретарь – Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре башкомандующие генерал-полковник Олег Плохой, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең Жуков орденлы Идел буе округы командующие генерал-полковник Сергей Просяник, Росгвардиянең территориаль идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Рөстәм Гомәров, Россия Герое генерал-майор Руслан Гарифуллин, Россия Герое генерал-майор Сергей Хәйрединов һәм Россия Герое майор Андрей Филоненко, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, көч структуралары вәкилләре һәм руханилар катнашты.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары Казанның берничә ишегалдында булдылар, анда ремонт эшләренең барышы белән таныштылар һәм төзекләндерү программаларының гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында түгәрәк өстәл утырышы узды, аның кысаларында республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшлчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, социаль объектларда булды, ишегалды бәйрәмнәрендә катнашты, шулай ук татарстанлыларны республика көне белән котлады.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖнең 70 еллыгына һәм һөнәри бәйрәм – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән хезмәт коллективын һәм предприятие ветераннарын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.