Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе оешуга 25 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин судьяларны, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм суд җәмәгатьчелеге вәкилләрен ведомствоның юбилее һәм 8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты нинди закон проектларын алга сөрә, ни өчен республикада яшьләр саны арта, яшьләр сәясәт белән кызыксынамы-юкмы – болар хакында «Татар-информ»га Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев сөйләде.
Бүген Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетының беренче курс студентлары республика Дәүләт Советы белән танышты. Булачак табиблар парламент үзәгендә экскурсиядә булдылар, республика парламенты, аның комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләре һәм депутат төркемнәре эше турында белделәр, парламентаризм музеенда, китапханәдә, утырышлар залларында булдылар. КДМУ студентлары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Бүген, 1 сентябрьдә, Белем көнендә, Дәүләт Советы депутатлары үзләренең сайлау округларындагы мәгариф оешмаларында булдылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар, аларны яңа уку елы башлану белән котладылар, укучыларга укуда яңа уңышлар теләделәр.
Бүген, Белем көнендә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Биектау районында булды, анда ул социаль объектлар – балалар бакчалары һәм авыл мәдәният йорты ачылышында катнашты. Бәйрәм чараларында шулай ук Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймовка Үзбәкстан бәйсезлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, күренекле драматург, прозаик һәм публицист, XII чакырылыш Татарстан АССР Верховный Советы һәм I – IV чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, шулай ук Туфан Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнашты.
Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Кыяметдин Абрамовка мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта Карл Маркс урамында, 1933-1937 елларда Кыяметдин Әлимбәк улы яшәгән йортның фасадына куелган. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, профильле комитетлар рәисләре һәм парламент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, республика халкы һәм кунаклары катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында узган педагоглар конференцияләрендә катнашты, татарстанлылар белән очрашты.