Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФнең чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү буенча килешүне раслау турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук республиканың кайбер законнарына үзгәрешләр кертелде.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына килештерделәр, эре сәүдә челтәрләре альянсларын булдыру һәм дәүләт-шәхси партнерлык проектларына дәүләт ярдәме чараларын киңәйтү юлы белән ваклап сату әйләнеше үсешен тәэмин итү чаралары турындагы мәсьәләләрне карадылар.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар берничә контроль мәсьәләләрне һәм закон проектларын карадылар
Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Анда парламентарийлар 2021 елга республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар ТР Бюджет кодексына һәм кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның гамәлдә булуы дәвам итә торган республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Утырышта депутатларга агымдагы елның беренче кварталында ТР бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында хисап та тәкъдим ителде.
Бүген ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар профильле комитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Бүген республикада Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уза. Бөек рус шагыйренең М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнаштырылган һәйкәленә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чәчәкләр салды.
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортының «Дуслык» күргәзмәләр залында Татарстан халыклары ассамблеясенең 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар үз округларында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чараларында, катнаштылар, яңа сезон башланыр алдыннан балаларны сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, педагоглар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән аралаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.
2 июньдә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуановның туган ягында, Азнакай районының Үчәлле авылында, мемориаль стела ачу тантанасы булды. Чара ТР өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының тууына 65 ел тулуга багышланган иде.
Бүген Социаль сәясәт комитетының Балалар республика клиник хастаханәсендә узган күчмә утырышында депутатлар онкогематология авырулары булган балаларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары катнашты.