Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген парламент утырышында депутатлар ТР эчке эшләр министры Артем Хохоринның министрлыкның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматын тыңладылар. Кабул ителгән карарда Дәүләт Советы көч ведомствосына, республика Хөкүмәтенә һәм җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр билгеләде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар  2021 елда ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм республикада бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында доклад тыңладылар. Балалар омбудсмены доклады ел саен парламент сессиясендә карала, һәм быел инде 12 нче тапкыр тыңлана.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитет тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утызынчы утырышы ачылды. Президиум көн тәртибендә 21 мәсьәлә, шул исәптән 8 республика законнары проектын һәм 7 федераль закон проектын  тәкъдим иткән иде. 

Татарстан шәһәрләрен һәм авылларын чиста су белән тәэмин итү мәсьәләләре бүген Дәүләт Советының утызынчы утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар республиканың мәгариф учреждениеләрендә балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды, анда II кварталга эш планы турында фикер алыштылар, шулай ук «Хезмәт белән чүкелгән  җиңү» видеороликлар республика конкурсының оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның утызынчы утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм депутатлар берләшмәсенең айлык эш планнары турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Идел буе федераль округының закон чыгару (вәкиллекле) органнары каршындагы яшьләр парламентлары җитәкчеләренең эш киңәшмәсе булды. Анда Яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин катнашты.

Бүген Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды, анда парламентарийлар яшьләр эшкуарлыгына дәүләт ярдәме һәм социаль стипендияләр түләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, яшьләр сәясәте турында федераль законны камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр, шулай ук 2021 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнарны билгеләделәр. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дмитрий Шатунов, ИФО закон җыелышлары каршындагы яшьләр парламентлары вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.


11
март, 2022 ел
җомга

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышы 16 мартта иртәнге сәгать 10 да башлана. Мондый карар бүген Казанда, «Зооцентр» сукбай хайваннар приютында булып кайтканнан соң узган парламент Президиумы утырышында кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International