Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

15 февральдә Казанда танылган юрист, республикада арбитраж суды системасына нигез салучы һәм озак еллар Татарстан Арбитраж судын җитәкләгән Рәшит Сәлаховны соңгы юлга озату  церемониясе булды. Кайгылы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, судлар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.15 февральдә Казанда танылган юрист, республикада арбитраж суды системасына нигез салучы һәм озак еллар Татарстан Арбитраж судын җитәкләгән Рәшит Сәлаховны соңгы юлга озату  церемониясе булды.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында булды. Парламент җитәкчесе 2020 елда муниципалитетның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты, шулай ук берничә социаль объектта булды.

Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары округларда эшен дәвам итте. Парламентарийлар район советларының хисап сессияләре эшендә, гражданнар җыеннарында катнашты, гражданнарны кабул иттеләр,  шулай ук республика районнарында шахмат зоналарын төзү проектына старт бирде.

Бүген парламентта Дәүләт Советы депутатлары өчен  һәм аларның ярдәмчеләре өчен «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе турында»  семинар узды. Законнардагы үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре Гөлфия Каюмова, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, республиканың профильле ведомстволары хезмәткәрләре сөйләде.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиясен ачучы унтугызынчы утырышы 18 февральдә иртәнге 10 сәгатьтә булачак. Мондый карар бүген парламент Президиумының күчмә утырышында кабул ителде, ул Биектау районында узды.

Бүген Биектау районында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ата-аналар комитетлары республика гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар ашатуны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга эш сәфәре белән килгән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшләрен уздыру мәсьәләләрен карадылар, шулай ук ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү, Дәүләт Советы комитетлары турындагы республика законы турында фикер алыштылар.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды. Парламентарийлар Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә  законны гамәлгә ашыру максатларында кабул ителә торган  норматив хокукый база булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, законнарны мониторинглауны уздыру графигын расладылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының Казан дәүләт энергетика университеты базасында узган күчмә утырышында ТКХ, төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсе өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Студентларны һөнәри әзерләүдә предприятиеләр һәм югары уку йортларының уртак эшләве мөһим, дип саный парламентарийлар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International