Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советының унсигезенче утырышы тәмамлангач, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутат берләшмәсе хәйрия акциясе үткәрде, аның барышында республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясеннән дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырылды. Чарада видеоконференция режимында парламентарийлар белән беррәттән муниципалитетлардан  хатын-кыз депутатлар һәм Казан, Чаллы һәм Түбән Кама балалар хастаханәләренең баш табиблары катнашты.

Татарстан бюджетында каралган чыгымнарның 70 проценты социаль әһәмияткә ия. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 2020 елдагы соңгы унсигезенче утырышында әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» закон проектын әзерләгән. Әлеге инициативаны бүгенге утырышта парламентарийлар хуплады.

Бүгенге утырышта «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ салым салуның ташламалы системасын кулланганда эшчәнлекнең төрләре исемлеген киңәйтә.

Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» закон проектын хупладылар.

Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында республика закон проектын карады. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары катнашында «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балалар теләкләре  язылган чыршы уенчыгы рәвешендәге открыткаларны алдылар.

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 23 ноябрендәге 374-ФЗ номерлы Федераль закон  белән Россия Федерациясе Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә әзерләнгән.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Документ Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан бюджетара трансфертлар, салым һәм салым булмаган керемнәр күләмен төгәлләштерә.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика бюджетының керем өлеше 18,3 млрд. сумга, чыгым өлеше 14,2 млрд. сумга арта. Закон проекты Татарстан Президентына имзалануга юнәлтелде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International