Бүген Дәүләт Советында узган семинар-киңәшмәдә КПРФтан сайланган республика парламенты Дәүләт Советы депутатларының җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары коммунист-депутатлары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә сүз шулай ук КПРФтан сайланган депутатларның закон чыгару активлыгын арттыру, башкарма хакимият органнары һәм башка фракцияләр һәм партияләр вәкилләре белән уртак эшне көчәйтү зарурлыгы турында барды. КПРФ фракциясе оештырган чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда Татарстан Республикасы белән Пенза өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән парламентара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре каралды.
2025 елның мартында республика җәмәгатьчелеге Татарстанның яңа тарихында республиканың сәяси тормышында тулы бер этапны – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. 30 ел элек, 1995 елның 30 мартында, Татарстан АССР Верховный Советының (1938 – 1995 еллар, ә аңа кадәр 1920 – 1938 елларда Татарстан АССР Эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлары советларының Үзәк Башкарма комитеты) хокукый варисы булган беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы була.
Бүген Казанда, Казан ипподромы каршындагы мәйданчыкта, төрки һәм иран халыкларында Яңа ел башлануын һәм язгы көн белән төн тигезлеген символлаштырган «Нәүрүз» республика бәйрәме узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Җирле үзидарәне халыкка иң якын хакимият дип атыйлар, чөнки коммуналь хезмәтләрнең һәм җәмәгать киңлекләренең төзекләндерү, эшләү мәсьәләләре нәкъ менә шушы дәрәҗәдә хәл ителә. Март аенда кабул ителгән «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы законның Дәүләт Думасында көчле бәхәсләр тудыруы гаҗәп түгел. Татарстан Дәүләтга Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламентская газета» шундый фикер белән уртаклашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты һәм укучыларга батырлык дәресләре үткәрде.
Бүген Казанда, республиканың Милли музеенда Дәүләт Советының утыз еллыгына багышланган «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы: дуслык һәм хезмәттәшлекнең истәлекле символлары» дип аталган күргәзмә ачылды. Беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында узган. Республика җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Экспозицияне ачу тантанасында Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан парламенты ветераннары, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы 28 мартта узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 20 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карарга планлаштыра.
Бүген Казанда «Зарница» җитештерү берләшмәсе базасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар «хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, шулай ук республика сәнәгатенең төп тармаклары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты. Моннан тыш, депутатларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы хисабы тәкъдим ителде.