Яңалыклар

9
декабрь, 2023 ел
шимбә

Бүген Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV конференциясе узды, анда 2023 елда төбәк бүлекчәсе эшенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан бердәмроссиялеләре 17 декабрьдә Мәскәүдә узачак "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XXI съезды делегатларын сайладылар, шулай ук берничә оештыру мәсьәләсен хәл иттеләр. Конференция эшендә Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин катнашты.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды, анда парламентарийлар партиянең җирле бүлекчәләренең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә алып барылган эшләр турында фикер алыштылар, шулай ук 2023 елның икенче яртыеллыгына Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Моннан тыш, утырышта фракциянең быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» фракциясе утырышында республикада авыл хуҗалыгы кооперациясенең нәтиҗәле практикалары турында сүз барды. Моннан тыш, фракция утырышында партиянең Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм җирле кабул итү бүлекчәләрендә 2022 елның сигез аенда бердәм россиялеләр эше турында хисап тәкъдим ителде. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Соңгы сайлау кампанияләре барышында Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнарында һәм Чаллы шәһәрендә узган гражданнар җыеннарында килгән наказларны  гамәлгә ашыру турында бүген Дәүләт Советының утыз икенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» фракциясе утырышында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсенең эшенә йомгаклар ясадылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде


11
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советының егерме икенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында республикадагы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының егерменче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясенең һәм «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең уртак утырышында Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында республика шәһәрләрендә һәм авылларында уңайлы мохитне комплекслы үстерү механизмнарын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең Төбәк сәяси советы президиумы утырышы узды, анда "Бердәм Россия" фракциясенең парламентта һәм партия башкарма комитетының 2020 елда башкарган эшләренә йомгак ясалды. Фракция эшчәнлеген бәяләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International