Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2025 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмә эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Лениногорскида узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында Татарстанда балалар йортлары эшен оештыру, шулай ук спортчыларны әзерләү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Комитет рәисе Алексей Созинов үткәргән утырышта Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, республиканың спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында предприятиеләр һәм оешмалар, шәһәр һәм муниципаль районнар халкы белән берлектә җыелган чираттагы гуманитар колонна юлга кузгалды. Гуманитар йөк җыюда шулай ук Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 12 йөк автомобиле 180 тоннага якын гуманитар йөк бара, аның составында сезонлы яшелчәләр, эчә торган су, гигиена чаралары һәм төзелеш материаллары. Йөкне юлга озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты, шәһәр һәм район Советлары утырышларында катнашты.
Хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм итү мәсьәләләре турында бүген «Сибур» төркеменә керүче эре нефть химиясе предприятиесе «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ мәйданчыгында узган Дәүләт Советы Президиумы утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, әлеге чарада Дәүләт Советының чираттагы утырышын уздыру датасы расланды.
Дәүләт Советының унбишенче утырышы 29 октябрьдә сәгать унда була. Мондый карар бүген Дәүләт Советы Президиумының Түбән Камада узган күчмә утырышында кабул ителде. Утырышта 10 мәсьәлә, шул исәптән беренче укылышта 5 закон проектын һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны карау планлаштырыла.
Бүген Түбән Камада Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза. Парламентарийлар хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алышачак, шулай ук Дәүләт Советының чираттагы, унбишенче утырышын чакыруга бәйле оештыру мәсьәләләрен караячак. Күчмә утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм кисәтүләре исәпкә алынган җыелма бәяләмә кабул ителде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.
Бүген Казанның «Курган» күмү комплексында танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм 1 нче - 5 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев каберенә таш куелды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразыев һәм Равил Әхмәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, фәнни һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.