Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
декабрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Россия Президенты вазифасына яңа срокка дәгъва кылу карарын хуплады.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, Буа драма театрын ачуда катнаштылар, Инвалидлар декадасы кысаларында социаль учреждениеләрдә булдылар, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрделәр.

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең "ТРда гражданнар мөрәҗәгатьләре турында" мәгълүматын, республикада җәмәгать юстициясен үстерү турында ТР Югары Суды мәгълүматын тыңладылар һәм берничә закон проектын карадылар.


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә республика закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында сүз барды. Журналистлар сорауларына Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров җавап бирде.

Бүген Дәүләт Советының кече залында Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яңа эшли башлаган хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын узучы республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, муниципалитетлар аппаратларыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина курс тыңлаучыларына республика парламентының башкарма һәм муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлеге, шулай ук Татарстанда җирле үзидарә структурасы турында сөйләде.


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында 2023 елда мәктәпләргә капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруга беренче нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Казанда көн дәвамында инвалидлар декадасына багышланган «Хатын-кызлар игътибары» телефон линиясе эшләде. Кайнар линияне үткәрү тәкъдиме Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә чыккан иде.


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында тантаналы шартларда республиканың төрле районнарындагы суд участокларына сайланган җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырылды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан 18 җәмәгать судьясы хезмәт таныклыгы алды.


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 3 курс студентлары ТР Дәүләт Советында булды. Студентлар парламентның Матбугат хезмәте эше белән таныштылар, парламент үзәгендә булдылар, шулай ук Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча Комиссия рәисе Римма Ратникова белән очраштылар.


2
декабрь, 2023 ел
шимбә

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарындагы социаль учреждениеләрдә булдылар, шулай ук «Ике кешегә бер һөнәр» проекты кысаларында педагоглар гаиләләре белән очраштылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International