Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
сентябрь, 2023 ел
җомга

26-28 сентябрьдә узган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре А.Шахбулатов исемендәге Чечен дәүләт филармониясендә сәнгать осталарының зур гала-концерты белән тәмамланды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, берничә социаль объектта булдылар һәм социаль проектларда катнаштылар.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта II Казан халыкара юридик форумы ачылды, анда Россиянең 30 шәһәреннән һәм дөньяның ун иленнән, шул исәптән Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстаннан хакимият органнары, экспертлар берләшмәсе вәкилләре, барлыгы 400дән артык кунак катнаша. Форумда катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы оешуның 74 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы исеменнән бу мөһим вакыйга белән Кытай халкын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары яшьләрне, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, эшкә урнаштыру өлкәсендәге ярдәм чаралары, шулай ук республика учреждениеләрендә кайнар ризык ашатуны оештыру мәсьәләләре буенча күчмә утырышта фикер алыштылар.


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәренә "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан җыелган гуманитар йөк белән чираттагы 10 фура китте. Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы  200 тоннага якын. Йөк "Бәхетле" складыннан  төялде. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән аралашты.

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр Академиясендә, күренекле физикның туган көне алдыннан Евгений Завойский исемдәге халыкара премияне тапшыру тантанасы узды. Е.К. Завойский исемендәге премия 1991 елдан башлап, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән ел саен  Казан университетында ачылган күренешнең – электрон парамагнит резонансын куллануга яки үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелә. Евгений Завойский исемендәге халыкара премияне лауреатка Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, спинлы физика, спинлы химия һәм спинлы технологияләр өлкәсендә эшләүче, шулай ук үз тикшеренүләрендә магнит резонансы ысулларын кулланган галимнәр өчен мөһим чараларның берсе булган Фән атналыгы («Kazan Science Week»)  ачылды. Кунакларны һәм Фән атналыгында катнашучыларны Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик) Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Дербент шәһәрендә (Дагестан Республикасы) узган «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» IX парламент форумының пленар утырышында катнашты. Сенаторлар һәм депутатлар, субъектлар һәм төбәк парламентлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе, традицион конфессияләр вәкилләре, Каспий буе дәүләтләре вәкилләре Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Махачкалада «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» дигән IX парламент форумы ачылды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе, РФ Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышучы форум традицион булып тора һәм РФ Федерация Советы инициативасы буенча 2009 елдан бирле үткәрелә. Быел форум танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышлана.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International