Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие» парламент берләшмәсе депутатлары ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши торган Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә булдылар. Депутатлар тантаналы рәвештә үзләренең инициативасы һәм ярдәме белән ремонт үткәрелгән актлар залын ачтылар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика ветераннарын һәм хатын-кызларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены һәм хатын-кызларның хезмәткә хокукларына һәм гарантияләренә багышланган профсоюз форумы эшендә катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе (түбән палатасы) Рәисе Аслан Кошанов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Казахстан закон чыгаручылары Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, шулай ук «21 нче мәктәп»тә булдылар, республиканың мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инвестицион һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар. Моннан тыш, парламентарийлар «Технополис Химград» инновацион индустриаль паркының җитештерү мәйданчыкларында булдылар, анда резидентлар белән аралаштылар һәм республиканың инновацион сәнәгать сәясәтен алып бару тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Очрашуларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
5- 6 мартта, Мәскәүдә "Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе" мәйданчыгында уза торган «Россия» халыкара күргәзмә-форумында «Хатын — кызлар: традицияләрне саклыйбыз, Россияне үстерәбез» Бөтенроссия хатын-кызлар форумы узачак. Анда Татарстан вәкилләре дә чыгыш ясаячак, ә республика стендында аерым программа оештырылачак. Әлеге чараларда Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева катнаша.
Бүген Казанга эш визиты белән Мәҗлес Рәисе Аслан Кошанов җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе делегациясе килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Казахстан парламентарийларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны, 1980-1990 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре вазыйфасын башкарган Дания Сәлих кызы Дәүләтшинага республика файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Дуслык» ордены тапшырды. Парламент башлыгы шулай ук Дания Салих кызын шушы көннәрдә билгеләп үткән 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Дәүләт Советының илле беренче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Үзгәрешләр тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла: түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә керүдән алып фатирларны капиталь ремонтлауга взнослар түләүгә кадәр. Законнардагы яңалыклар турында тулырак безнең рубрикада укыгыз.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципаль районнарының хисап сессияләрендә катнаштылар, «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны кысаларында панель дискуссияләрдә чыгыш ясадылар.