Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының КПРФ фракциясе матбугат конференциясе үткәрде, анда ТР Министрлар Кабинетының парламентның кырык өченче утырышында тәкъдим ителгән  2022 елдагы эше турындагы хисап тикшерелде.  Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комиссаров җавап бирде.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы җибәргән.

Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Кадерле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия парламентаризмы көне белән котлыйм.


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бәйрәм хөрмәтенә Казанның Тукай скверында бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салынды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Парламент-2030» X Яшьләр закон чыгару инициативалары бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс хокукый мәдәниятне үстерүгә, талантлы яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2023» кысаларында узган балалар рәсемнәре, сочинениеләре һәм эсселары, мәктәп проектлары һәм видеороликлары республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле комитетлар рәисләре һәм парламент депутатлары котлады.

Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә классик татар шигъриятенә нигез салучы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында Татар теле буенча Х Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

«Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең унынчы хисап-сайлау съезды 29 июньдә Казанда узачак. Мондый карар бүген Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалында узган республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында кабул ителде. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары уставны үзгәртү буенча тәкъдимнәрне карадылар һәм берничә оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр.


22
апрель, 2023 ел
шимбә

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре Казан шәһәренең Ленин бакчасында узган язгы өмәгә чыктылар. Казанның иң матур паркларының берсен җыештыруда шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе әгъзалары катнашты. 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International