ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ ФС Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Цифрлы компетенцияләрне үстерү үзәге эше белән таныштылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, республика мәктәпләрендә кайнар туклануны оештыру эше белән таныштылар, муниципаль сәнәгать парклары резидентлары белән салым ташламалары бирүнең нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.
Бүген Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты бинасында ТР Спорт министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Ведомствоның 2021 елда башкарган эшенә йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алышуда РФ спорт министры Олег Матыцин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстаннан сенатор Геннадий Емельянов Федерация Советының I - II класс калдыклары белән эш итү өчен инфраструктура буенча федераль проектны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эш төркеменең күчмә утырышында катнашты. Әлеге утырыш РФ сенаторлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, төбәк хакимияте органнары, һөнәри һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре катнашында Удмуртия Республикасы Хөкүмәтендә узды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Анда ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Бюджет, салымнар һәм финанс буенча даими комиссия әгъзалары булды. Парламентарийлар Татарстандагы хезмәттәшләре белән бюджет сәясәте мәсьәләләре буенча закон чыгару эше, региональ салым ташламалары бирү, гражданнардан сайлау кампаниясе барышында алынган наказларын үтәүне финанслау буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Бүген коллегия утырышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 2021 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан прокуратурасында Россия прокуратурасының 300 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген, Россия матбугаты көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты, республиканың медиа җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.