Бүген беренче укылышта һәм тулаем 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Үзгәрешләр техник характерга ия һәм Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә бүлеп бирелгән бюджет ассигнованиеләрен яңадан бүлү механизмын аныклый.
Бүген иртәнге унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советының егерме өченче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» фракциясе утырышында 2021 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен ясадылар. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм депутатлар тарафыннан округларда 2021 елның I яртыеллыгында гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның егерме өченче утырышының көн тәртибе турында һәм фракциянең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары Светлана Захарова һәм Артем Прокофьев бүген «Чайка» һәм «Пионер» балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар. Парламентарийлар балаларның ялын оештыруны һәм туклану сыйфатын бәяләделәр.
Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә “Бердәм Россия” парламент фракциясенең 2021 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен ясадылар. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов җавап бирде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты, ул бүген видеоэлемтә режимында узды. Парламентарийлар, башкарма хакимият органнары, төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары вәкилләре торак базарында бәяләр билгеләү, шулай ук дәүләт экология мониторингын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары - Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды.
Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, профильле комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров җавап бирде.
Бүген Мәскәүдә, РФ Иҗтимагый палатасында, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бер ел тулуга багышланган конференция узды. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Конституциягә төзәтмәләрне гамәлгә ашыру барышын анализладылар. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
"Бердәм Россия" төбәк сәяси советы президиумында 19 сентябрьдә өстәмә сайлауларда Студентлар бермандатлы округ буенча ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатны тәкъдим итү турында мәсьәләне карадылар.