Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
21
май, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында булды, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районыннан җитәкчеләр, фермерлар  катнашты.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Президиумының өченче күчмә утырышын үткәрде.


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында» матбугат конференциясе узды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов җавап бирде.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Матбугат көненә багышланды. Парламент җитәкчесе республиканың медиа-җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм барысына да бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Хөрмәтле республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.


18
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Актаныш районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының берләштерелгән күчмә утырышы узды. Анда парламентарийлар туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре, шулай ук мәдәниятләр диалогын үстерүдә аларның роле турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан һәм Башкортстан парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев катнашты.


14
май, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында булды, анда авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Очрашуда 11 муниципаль район башлыгы, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары җитәкчеләре, аерым министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Дәүләт Советының профильле комитетлары депутатлары катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигагә бәйле рәвештә, күпсанлы кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Россия Халыклар йорты директоры Андрей Березин белән очрашты. Алар федераль учреждениенең Татарстан парламент комитеты белән хезмәттәшлеге перспективалары турында сөйләштеләр.

"Россия Кызыл Хачы" иҗтимагый оешмасы Саклык банкы белән берлектә Казандагы 175 нче мәктәпкә һөҗүм вакытында зыян күрүчеләр өчен акча җыя башлаган.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International