Бүген Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыены аппараты хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт Советында булдылар. Кунаклар парламент үзәген һәм парламентаризм музеен карадылар, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән очраштылар, берничә мәсьәлә буенча тәҗрибә алмаштылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә булды, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы җитәкчелеге чакыруы буенча Россия парламентының түбән палатасы утырышында катнашты, анда Россия Хөкүмәтенең еллык хисабы буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы 2021 елның 11 маенда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгыларын уртаклаша. Бу хәл барыбызны да тетрәндерде. Сезнең белән бергә кайгырабыз, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә, педагогик коллективка һәм гимназия укучыларына ярдәм итәрбез.
Бүген иртән, Җиңү көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан мэриясе вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Архангел зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш вакытында Казан госпиталендә үлгән чит ил солдатларына куелган истәлек ташына чәчәкләр салдылар.
Бүген Урта Кабан күле буенда, Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге янында, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында өмә узды, анда ТР Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре катнашты. Алар 400гә якын ылыслы һәм яфраклы агачлар үсентесе утырттылар.
Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Телләр төрле, Җиңү бер” дигән листовкалар һәм плакатлар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Казанда бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган акция узды. Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе вәкилләре М.Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чарада парламент башлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеорежимда республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.
6 майда КФУның Мәрмәр залында Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры Александр Коновалов белән хушлашу чарасы узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте, республика парламенты депутатлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Җиңү көне алдыннан парламентарийлар ветераннар янына барды, “Җиңү диктанты” бөтенроссия акциясенә кушылды, каберләрне тәртипкә китерделәр. Моннан тыш, депутатлар бу атнада гражданнарны кабул итте һәм район советлары сессияләрендә катнашты.