Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
1
май, 2021 ел
шимбә

30 апрельдә ТР дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин баскетбол буенча Евролига президенты Жорди Бертомеу әфәнде белән очрашты. Алар Казанның Баскет-холл залында Европа Кубогының финал уены вакытында күрештеләр.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2021» кысаларында узган балалар рәсемнәре, инша һәм эсселарның республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сәфәр турында үтенеч белән «Бөек Ватан сугышы ветераннары - Ленинград каһарман блокада шәһәрендә яшәүчеләр» шәһәр иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Зинаида Бушуева мөрәҗәгать иткән.

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы җитәкчеләре өчен республика семинарында катнашучылар белән очрашты.

Сугышта хатын-кыз йөзле булырга тиеш түгел! Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Бөек Ватан сугышы елларында ирләр белән бер рәтләрдә сугышкан, яралыларны дәвалаган, кырда иген иккән, корал җитештергән, кыскасы, фашизмны җиңәргә үз өлешен керткән хатын-кызларны хөрмәтләү йөзеннән проект башлаган иде. Тыл хезмәтчәннәре, ветераннар моңа кадәр дә игътибар үзәгендә булса, “Сугыш — хатын-кыз йөзле була алмый...” проекты кысаларында, аларга тагын да зуррак ярдәм күрсәтелгән.

 

Бүген Татарстанга эш визиты белән Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов каршы алды.

Бүген Татарстанга Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзода эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, башка рәсми затлар каршы алды.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанга эш визиты белән Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Бүген Казанда “Россия - Минем тарих” тарихи паркы территориясендә (Казан ярминкәсе) Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «Җиңүгә юл: тарихка кергән язмышлар» дигән интерактив күргәзмә ачылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International