Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда, IT-паркта Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлекләре хезмәткәрләре өчен оештырылган цифрлы компетенцияләрне үстерү буенча семинарда катнашучылар белән очрашты.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Бүген – Россия парламентаризмы көнендә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Федерация һәм төбәкләр парламентчылары Президент Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Утырыш барышында шулай ук коронавирус пандемиясенә бәйле мәсьәләләр буенча сөйләшү булды.

Бу атна дәвамында, 26 апрельдән 2 майга кадәр, Татарстанда Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар кысасында республиканың фән эшлеклеләренең каберләрен торгызу буенча акция уза. Казан зиратларында 47 танылган галимнең каберен тәртипкә китерү планлаштырыла.

РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россия парламентаризмы көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы юллады.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Шушы көнне 115 ел элек Беренче чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы үз эшенә керешә. Озак елларга сузылган демократияләшү процессы һәм үзгәрешләр, шул исәптән илебездә парламент хакимияте институты төзелү дә, нәкъ менә аның эшчәнлегенә бәйле була.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре кысасында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулган көнне элекке Татар бистәсендәге Зверинская урамы белән Кронверкский проспекты чатындагы скверда урнашкан бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Сүз уңаеннан, һәйкәл, Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Санкт-Петербург һәм Татарстан җитәкчелеге карары белән 2006 елда ачылды.


23
апрель, 2021 ел
җомга

Дәүләт Советы депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, ул муниципаль хезмәткә күчә. Парламентарийның язма гаризасы турында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Торак пунктның бер өлешендә халык җыеннарын уздыру чикләрен билгеләү буенча критерийлар расланды. Депутатлар бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстанда җирле үзидарә турында турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады.

Берәмле сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә салым йөкләмәсе кими. Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда салымның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International