Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорскида Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә уртак утырышы узды. Парламентарийлар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең статусын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән стратегик мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта "Планета экологиясе - тотрыклы үсеш" Нева халыкара экология конгрессы эшендә катнаша, чара Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан БДБ илләренең парламентара Ассамблеясе катнашында уздырыла.

Бүген парламентта "КПРФ депутатларының Дәүләт Советында башка дәрәҗәләрдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеге турында. Закон чыгару активлыгын арттыру" дигән темага семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ ҮК рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин катнашты.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районында фатир ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты һәм социаль әһәмияткә ия объектларның эше белән танышты. 

Бүген Нурлат районында авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда республиканың 10 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Семинарны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казанның В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә Максим Горький пьесасы буенча “Васса” спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында  тормыш иптәше Луиза Акрамовна белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде.


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда, К(И)ФУның Император залында тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Индус Таһировка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара узды. Танылган галимне юбилее белән республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген Казанда, IT-паркта "ПолитЗавод-2021" республика иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы узды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


22
май, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көне уңаеннан котлау телеграммалары ала.


21
май, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында булды, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районыннан җитәкчеләр, фермерлар  катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International