Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бөтен ил буенча "Бердәм Россия" партиясенең "Җиңү диктанты" патриотик акциясе узды, ул быел хәтер һәм дан елына багышланган төп акцияләр исемлегенә кертелде. Татарстанда 80нән артык мәйданчык билгеләнде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган акцияда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов һәм Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы, РФ Президентының Мәгълүмати һәм документлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Серегин катнашты.

Бүген Казан ратушасында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашында “Архивларның цифрлы трансформациясе” федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет утырышы булды. Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районында булды. Парламент җитәкчесе капиталь ремонттан соң ачылган 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды, җирлек башлыклары белән очрашты, шулай ук нефть музеен карады.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

1 сентябрьдә, Дәүләт Советы депутатлары, үзләренең сайлау округларындагы мәгариф оешмаларында булып, укучыларны һәм укытучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котладылар.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда булды, Белем көне уңаеннан кайбер мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда катнашты, шулай ук «Татэнерго» АҖнең Чаллы ТЭЦында хезмәт коллективы белән очрашты.


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнашты.


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Алабуга районында булды, анда ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Алабуга автомобиль заводы хезмәт коллективы белән очрашуда катнашты, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты, шулай ук Университет мәктәбендә булды.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева бишенче һәм алтынчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Руза Галимова янында булды. Ветеранны 95 яшь тулган көне  белән котлап, ул аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән чәчәк букеты һәм истәлек бүләге тапшырды.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Ульяновскида РФ ИФО субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 59 нчы утырышы узды, аның барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә стратегик планлаштыруны норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе буенча фикер алышуда катнашты.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Иҗтимагый берләшмәләр белән иңгә-иң торып эшләү “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлегенә җәмгыятьтә килеп туган теге яки бу ихтыяҗны тизрәк күреп, аны кичемәстән хәл кылу мөмкинлеге бирә. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанда республиканың коммерциясез оешмалары (НКО) һәм партия тарафдарлары белән очрашуда шулай дип белдерде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International