Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советының  «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе  тарафыннан оештырылган "Игелек кыл" хәйрия акциясенең өченче этабы башланды. Аның кысаларында гомумбелем бирү учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырылды. Тантаналы чара видеоэлемтә режимында 25 муниципаль берәмлектә узды. Проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.


13
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

Бүген "Бердәм Россия"дә партия Рәисе Дмитрий Медведев катнашында видеоэлемтә режимында бердәм тавыш бирү көненә башлангыч нәтиҗәләр ясалды. “Бердәм Россия”нең  Татарстан бүлекчәсе Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларның ничек узуы һәм тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде.

13 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлауда катнашты. Тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина белән бергә, алар Казанның Вахитов районындагы 116 лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогында тавыш бирделәр.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Өйләнәм.tat» спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм тормыш иптәше бар иде. 


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның социаль-икътисади хәле белән танышу өчен Әгерҗе районында булды.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов республиканың якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Лотфулла Шәфигуллин, Камил Нугаев, Алсу Нәбиева һәм Таһир Һадиев катнашты.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистайда булды, анда ул районның социаль-икътисадый хәле белән танышты.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында булды, анда ул муниципалитетның социаль-икътисадый хәле белән танышты.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта булды, анда ипподром стадионын ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты.

4 сентябрьдә Лениногорскида Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Анда депутатлар республикада идарәче компанияләр эшчәнлеген лицензияләү һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International