Дәүләт Советында язгы сессия ачыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы 20 февральдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.
Татарстанның иминлеге һәм социаль-икътисади үсеше күп очракта милләтара тынычлык һәм татулыкның — аның яшәешенең фундаменталь шартлары икәнен аңлауга бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе советының 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча утырышында хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узды.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында «2013-2022 елларга кадәр Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу» дәүләт программасының 2019 елда һәм 2020 елның I кварталында үтәлеше мәсьәләсе каралды. Шулай ук депутатлар аерым закон актларына үзгәрешләр кертү буенча фикер алыштылар һәм комитетның 2020 елга эш планын расладылар.
Күпләрне борчыган сорау бу. Һәркем экономияләү яклы. Бу хакта кичә Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан уздырылган түгәрәк өстәл утырышында шул хакта сөйләштеләр.
Бүген Мәскәүдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. 13 февральдә Россия Президенты эш төркеме әгъзалары белән очрашырга ниятли. Ә инде җомга көнне Дәүләт Думасында Конституция законы икенче укылышта каралырга тиеш.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәре буенча фикер алышуларның барышын, шулай ук фикерләшкәндә килеп туган өстәмә төзәтмәләрне аңлатып үтте.
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында предприятие хезмәткәрләрен укытуга быел 20 млн. сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хәбәр итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты. Чара республиканың Яшьләр эшләре министрыгында булды. Очрашуда катнашучылар Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин күп кенә тәкъдимнәрне хуплады. Ул «барысы да тикшереләчәк һәм, бәлки, федераль һәм республика законнарында чагылыш табар», дип искәртте.
Хәзерге вакытта республика муниципалитетларында граждан җыеннары бара. Дәүләт Советы депутатлары үз округларында әлеге чараларда катнаша. Очрашулар вакытында кергән мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр өйрәнелеп, хәл итү өчен тиешле министрлыкларга һәм ведостволарга, муниципаль хакимият органнарына җибәреләчәк.
«Фоторепортаж» тәрәзәсенә чиртеп, сез болар хакында тулырак белә аласыз
8 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме булды. Иң элек сүзне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алды. Мәрасимне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия Конституциясенә төзәтмәләр кетү тәкъдименә кагылышлы фикер алышуларда катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әйтте.