Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында мөрәҗәгать белән чыга. Депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында чыгыш ясаган Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның тәкъдимен хуплады.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы ачылды.

Тэги: сессия

19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Якындагы 3 елда Татарстанга илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән 50 млрд сумнан артык акчаны үзләштерергә кирәк була. Әлеге акчалар татарстанлыларның шәһәрләрдә һәм авылларда яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Балык Бистәсе районы Советы утырышында хәбәр итте.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш төркеме утырышында катнашты. Алдагы көндә исә  республика парламенты башлыгы  "федераль законнар чыгару һәм башкарма хакимият органнары"  кече төркеме ( ул биредә дә әгъза булып тора)  утырышы кысаларында  коллегалары белән илнең Төп Законына төзәтмәләрне караган иде.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Биектау муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды, анда 2019 елда район эшенә йомгаклар ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Аппараты беренчел профсоюз оешмасының  XI  хисап конференциясе булды. Анда 2019 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, 2020 елга бурычлар куелды.  Чарада  43 делегат катнашты.


15
февраль, 2020 ел
шимбә

 ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алынган төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә кергән. Гыйнвар медиарейтингын «Медиалогия» компаниясе экспертлары төзегән.

Республика мәктәпләрендә парламент дәресләре атнасы тәмамланып килә. 10 -15 февраль көннәрендә укучыларТатарстан Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы, җирле үзидарә органнары депутатлары белән гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, республикабыз тарихында кагылышлы әһәмиятле вакыйгалар турында сәйләштеләр, фикер алыштылар. Быелгы «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дип аталган парламент дәресе ТАССР төзелүнең 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районында эш сәфәрендә булды, район советы сессиясендә катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дип аталган  парламент дәресе кунагы булды. Парламент  башлыгы гимназистлар белән аралашты,  буыннан-буынга  тарихи дөреслекне тапшыруның әһәмияте, бүгенге көндә җәмгыятьтә актив гражданнар булуның мөһимлеге хакында сөйләде. Дәрес 8 - 11сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды.  

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин Парламент дәресе

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International