Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Төп законда милли республикаларда туган телләрне саклау һәм үстерү турындагы нигезләмәне беркетү зарурлыгы турындагы фикерен хуплады.

Бүген Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова эш сәфәре белән Яр Чаллыда булды, анда ул Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуда һәм ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасында катнашты, гражданнарны кабул итте.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советының РФ ФС Дәүләт Думасы каравына кертелгән   закон чыгару инициативалары турындасөйләштеләр.


24
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

24 февральдә Дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының элеккеге Прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу мәрәсиме булды.  Чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре килгән иде. Гражданнар панихидасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.


21
февраль, 2020 ел
җомга

Хәзерге вакытта республика муниципалитетларында хисап сессияләре һәм граждан җыеннары дәвам итә. Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары  үз округларында әлеге чараларда катнашты,  сайлаучылар белән очрашты, гражданнар кабул итте.

«Фоторепортаж» тәрәзәсенә чиртеп, сез болар хакында тулырак белә аласыз

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада булды, анда ул 2019 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм район Советларының хисап сессиясендә катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул район Советы утырышында катнашты. Парламентарийлар районның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу истәлекле көн телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклау проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатында гамәлгә куелды һәм 21 февральдә җир шарының барлык почмагында да билгеләп үтелә.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген депутатлар «Инновацион транспорт чаралары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы өчен тавыш бирделәр. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев тәкъдим иткән документ транспорт өлкәсендә инновацион технологияләр үсешенә һәм инновацион транспорт чаралары базары сегментын үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Депутатлар беренче укылышта Татарстан Республикасы Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проектын кабул иттеләр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International