Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
25
август, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров катнашты.

РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына татарстанлыларны якынлашып килүче Республика көне белән котлап телеграмма килде.


22
август, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанда "Балалар илне рәсемгә төшерә" республика телевизион бәйгесе җиңүчеләрен атадылар. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 12 мәктәп укучысы җиңде. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Кадерле ватандашлар! 22 августта күпмилләтле илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Сезне әлеге истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйм.


21
август, 2020 ел
җомга

21 августта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлегенең төбәк башкарма комитетында муниципаль советларга депутатлар сайлауга кандидатлар булып чыккан хатын-кызлар өчен укыту семинары узды. Укуларны "Мэрхэмет-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре уздырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Баулы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында булды. Баулыда ул укытучыларның район конференциясендә катнашты, ә Бөгелмәдә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасында катнашучыларны  сәламләде.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда эшсезлек кимиячәк һәм ел нәтиҗәләре буенча 46 меңгә якын эшсез кеше калачак дигән фараз ясады. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышындагы чыгышында сөйләде.

Бүгенге утырышта депутатлар Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат белән таныштылар. Докладны  Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карады, документны  Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тәкъдим итте.

Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» ТР законына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә җирле үзидарә органнары участок полиция хезмәткәрләренә күрсәтелгән вазыйфада эшләү чорына торак урыны бирү хокукына ия булачак.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International